Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан Александра Арзамасова “Иванау тәкәсеннән” тәбә рецепты белән уртаклашты

Түбән Юшады авылында яшәүче керәшеннәр әби-бабадан килгән традицияләрне күз угыдай саклап, алдагы буыннарга тапшырып баралар.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үткән Александра Александр кызы Арзамасова “Минзәлә-информ” журналистларына керәшеннәрнең иң олы бәйрәмнәренең берсе – Иванау хөрмәтенә пешерелүче тәбә рецептын сөйләп күрсәтте:

- Иванауга дип алдан ук аерылып куелган бер тәкәне чалабыз. Аның үпкә-бавырын, йөрәген, бөерен, 5-6 баш уртачарак зурлыкта суган кушып иттарткычтан чыгарабыз. Тәменчә тоз, борыч салабыз. Стакан ярым дөге ярмасы бүрттереп салабыз, 3-4 йомырка сытабыз, ярты стакан сөт кушабыз да барсын бергә кушып эчлекне әзерләп куябыз. Табага чалган малның челтәр сыман эч маен җәеп салабыз, эченә әзер эчлекне салып, шул эч мае белән төреп мичкә тыгабыз. Сәгать ярымнан тәбәбез пешеп җитә.

Сания апа (авылда Александра Александр кызын шулай атап йөртәләр) билгеләп үткәнчә, Иванау тәкәсеннән тәбә дип аталса да, аны теләгән вакытта да пешеререгә була икән.

- Балалар, оныклар да бик яратып ашыйлар, - ди ул.

Тормышын намуслы хезмәткә багышлаган, матур гаилә корып, тырыш, уңган балалар тәрбияләгән һәм бүгенге көндә тормыш иптәше Алексей Петр улы белән парлашып яшәп яткан Александра Александр кызы турында газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Ә әлеге рецептның видеоверсиясе белән безнең ютубта таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев