Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан "Мари Кас" ансамбле республикакүләм Семык бәйрәмендә катнашты

Бәйрәм быел Әгерҗе районында узды

 


Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
 Быел "Семык - 2022" мари мәдәнияте республика бәйрәме Татарстанның Әгерҗе районы Кадрәк авылында үткәрелә.
Бәйрәмдә Минзәлә районы делегациясе дә катнашты.
Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә район мәдәният сарае директоры, Минзәлә районында халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе:
- Республикакүләм "Семык - 2022" бәйрәмендә безнең районнан Калтак авылы  мәдәният йорты каршындагы "Мари Кас" ансамбле (җитәкчесе - Ильмира Асманова) чыгыш ясады һәм катнашучы дипломы, истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Көне буе яңгыр явуга карамастан халык таралмый, барысында да бәйрәм кәефе. Концерт номерлары матур, бик эчтәлекле, кызыклы уеннар, мастер-класслар да оештырылган. Мәсәлән, теләгән кешеләр мичтә мариларның милли ризыгы команменланы пешереп карый алалар иде. Чын авыл мичендә үзең пешереп карагач, гел кечкенә чаклар искә төшеп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев