Минзәлә районының коррупциягә каршы тору комиссиясе коррупциоген факторларны булдырмау мәсьәләләрен карады
Аерым игътибар норматив-хокукый актларны дөрес итеп төзү мөһимлегенә юнәлтелде.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә районында коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды, аны комиссия рәисе, район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үткәрде.
Район Контроль-хисап палатасының бюджет законнарын бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлгән чаралар күрү буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре белән әлеге ведомство җитәкчесе Гүзәлия Әхмәдуллина таныштырды.
- Районда барлык мөлкәт баланста дөрес чагылырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул.
Гөлфия Хәлимова Минзәлә районы Иҗтимагый советының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
Юл эшләрен оештырганда коррупцион факторларны кисәтү һәм булдырмау турындагы доклад белән Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйсуваров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрнең урам юлларын кадастр исәбенә кую башланды.
Норматив-хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өлкәсендә 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев