Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының социаль өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Безнең районда өлкән яшьтәге кешеләрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләрне караучы 170 кеше хезмәт куя, социаль яклау һәм компенсация түләүләре бүлекләре эшли.

(Динара Шияпова, "Мензеля-информ")

Социаль хезмәткәр һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу өлкәдә үз энергияләрен, сабырлыгын һәм рухи көчләрен биргән, зур җаваплылык хисенә ия булган кешеләр эшли. Социаль хезмәткәр көне уңаеннан район Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды, ул матур концерт номерлары, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

–Сезнең һөнәрегез игелек кылу, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шәфкать күрсәтү, алар турында кайгырту өчен юнәлтелгән. Сезнең фидакарь хезмәтегез эшкә намуслы караш, зур сабырлык һәм түземлек таләп итә. Сезнең ярдәм кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлләрен җиңәргә көч бирә. Район халкына социаль хезмәт күрсәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм оптимизм, сәламәтлек, рухи тынычлык, шатлык, бәхет телим.

Бу көнне социаль хезмәткәрләр адресына бик күп котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Хезмәткәрләргә район башлыгының, башкарма комитетның, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев