Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының сукырлар җәмгыятендә “Иске Яңа ел” дип аталган күңелле конкурс узды

Гадәти Яңа елны каршылап ике атна узгач, без кабат сихри атмосферага әйләнеп кайтабыз – искечә календарь буенча 13 нче гыйнвардан 14 нче гыйнвар төнендә Яңа елны каршылыйбыз.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы сукырлар җәмгыятендә “Иске Яңа ел” дип аталган күңелле конкурс узды. Чара башында программаны алып баручылар – үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре – Римма Ахметханова һәм Оля Гатиятова бәйрәмнең килеп чыгышы, заманча һәм тарихи йолалар, ырымнар  хакында бәян иттеләр. Соңыннан “Зәңгәр экраннар каршында” дип аталган викторина үтте. Җәмгыять әгъзаларында бигрәк тә “Төрле стильдә бие”, “Бөртекләп җыю”, “Оч, кар бөртеге”, “Шигырь чыгар” кебек уеннар кызыксыну уятты. Уен-көлке белән бергә яңа ел киче сизелми дә узып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев