Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәре 1 нче урта мәктәбе командасы “Үз музееңны булдыр” республика марафонында 4 нче урынны алды

Казанның Милли музеенда 1 нче урта мәктәп командасын тантаналы төстә бүләкләделәр.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

5 укучыдан һәм мәктәп музее җитәкчесе Резеда Фарраховадан торган команда “Үз музееңны булдыр” марафонында катнашты һәм 18 команда арасында 4 нче урынны алды.

Резеда Фаррахова, мәктәп музее җитәкчесе:

–Ике ай дәвамында команда әлеге марафонда катнашып, музей турында күп һәм файдалы мәгълүмат туплады. Музей фондларын  комплектлаштыру, төп документларны тутыру эшләренә өйрәндек. Тантаналы бүләкләү көнендә Милли музей буенча бик тә мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Рәхмәт хаты һәм сертификатлар белән бүләкләндек. Балалар канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев