Минзәлә шәһәре ТОС №3 җитәкчесе Надежда Волощенко Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Бүләкләү Алабугада республика конференциясендә узды
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Минзәлә шәһәренең «Чернышевский» 3 нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенкога Рәхмәт хаты тапшырды.
Бүләкләү 1 июнь көнне Алабуга шәһәрендә узган территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең республика конференциясендә булды.
Надежда Волощенко Рәхмәт хатына территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев