Минзәлә шәһәре «Умырзая» тернәкләндерү үзәге грант акчасына планетарий сатып алды
Шушы көннәрдә «Татнефть» гранты акчасына сатып алынган мобиль планетарийны сынау узды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Хәзерге вакытта «Умырзая» тернәкләндерү үзәгенең ЛФК залында ремонт бару сәбәпле, сынау процессы “Веста” яшьләр үзәге базасында барды. Исегезгә төшерәбез, Илсинә Нуриева «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проектын «Халыкның йомшак катламнарын яклау» номинациясендә яклады һәм «Татнефть» АҖ грантын отты. Грант акчалары мобиль цифрлы планетарий, проектор һәм ноутбук алу өчен файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев