Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендә “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр дәвам итә

Гурьянов урамындагы 104, 106 күпфатирлы йорт ишегалды “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелде. Бүгенге көндә анда эшләр төгәлләнеп килә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Иске сарайларны сүткәч, ишегалды мәйданы тагын да зураеп киткән. Без барган көнне биредә кечкенә погрузчик машинасы “КамАз” автомашиналары бушатып киткән кара балчыкны тарату белән мәшгуль иде. Балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле булсын өчен, 2нче санлы  балалар бакчасы хезмәткәрләре гараж стеналарына ачык буялар белән матур рәсемнәр ясыйлар иде.

Президент программасы нигезендә биредә комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылган: җәяүлеләр өчен тротуар ясалган, фатир хуҗаларының автомашиналары өчен уңайлы парковка булдырылган. Ишегалды уртасындагы балалар мәйданчыгына ком җәелгән, МАФлар урнаштырылган. Шул тирәдә яшәүче балалар бергә җыелып, шунда уйныйлар. Подъезд ишек төбенә куелган эскәмияләрдә өлкәннәр, яшүсмерләр тыныч кына гәп корып утыра.

Шул ук вакытта биредә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр дә бар.

Ямил Баймурзин, күпфатирлы йортта яшәүче:

–Әгәр дә барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарсалар, бик матур булачак, әлбәттә. Йорт янәшәсендәге яшеллекне кистеләр, анда балчык җәеп, чәчәкләр һәм куаклар утыртасы була. Хуҗалык блогы да юк әле, кер элү өчен баганалар утыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев