Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендәге күпкатлы йортлар янына агачлар утыртылды

Минзәлә районында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән башланган "Безнең ишек алды" программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Быел төп эшләр Изыскательләр бистәсендәге күп катлы йортлар янында барды.Анда программа нигезендә финансланучы эш төрләре дә башкарылды, төзекләндерү буенча күп санлы өмәләр дә үткәрелде.
Бүген, район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән, күп катлы йортларда яшәүчеләргә тагын бер бүләк ясалды- агачлар утыртылды. Бүләк диюем юкка түгел, агачларны, инде традициягә кергәнчә, оешма, учреждение җитәкчеләре утыртты.
Хәмзә Гыйләҗетдинов, боз сарае җитәкчесе:

- Безнең коллектив үз территориябезне матур тоту өчен күп көч куя. Бер сәгатькә көрәк тотып эшләү авыр түгел бит.Шуңа мондый акцияләрдә бик теләп катнашам.Бүген дустым белән ике миләш агачы утырттык.Урманчыларга рәхмәт, үсентеләрнең тамыр янындагы туфрагын саклап алып килгәннәр. Су да сибелгәч, без утырткан агачлар үсеп китәр диеп ышанам.
Акция башланыр алдыннан Айдар Салахов катнашучыларны, барлык район халкын ел саен бер кеше бер агач утырту традициясен саклап калырга чакырды, үзе дә чыршы, миләш агачы утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев