Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбен 4 укучы медаль белән тәмамлады

БДИ имтиханнары артта калып, кулга урта мәктәпне тәмамлаганлык хакында аттестат алу – чыгарылыш сыйныф укучысы өчен иң зур бәхет ул.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Быел 1 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныфын 19 бала тәмамлады. Аттестат алу тантанасына чыгарылыш укучылары белән беррәттән аларның укытучылары, әти-әниләре, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин, Никольский соборы настоятеле Роман атакай, районның спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин да килгән иде. Алар укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Ольга Ильина, мәктәп директоры:

–Бүген без 19 чыгарылыш укучыбызны олы тормыш юлына озатабыз. Алар арасында 4 медалистыбыз булу мәктәп өчен генә түгел, район өчен дә зур горурлык. Эвелина Гафурова, Даниил Дудяк, Алсу Рахманова, Аделя Ардыханова барлык фәннәр буенча бишле билгеләренә генә укып, мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамладылар. Шулай ук укучыларыбыз спортта да сынатмады. 19 укучының 16 сы – ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырды. Чыгарылыш кичәсендә аларга алтын значоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев