Минзәлә шәһәренең 2 нче санлы урта мәктәбе бизнес-компаниясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында күргәзмәдә катнашты
2009 елда оешкан бизнес-компания Бөтенроссия һәм республика форумнарында даими катнаша.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Казанда узган Татарстан Респбуликасы Икътисад министрлыгының коллегиясы утырышы кысаларындагы күргәзмәдә Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең бизнес-компаниясе дә катнашты. Укучылар “Яшьләр казанышлары” – “Достижения молодых” программасы кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар тәкъдим иткән кул эшләнмәләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та танышты.
Әлеге проект 2 нче урта мәктәптә 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Аны Светлана Сергеевна Петрова җитәкли. Газетабызның 2021 ел, 29 декабрь санында 2 нче урта мәктәпнең бизнес-компаниясе турында интервью да чыккан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев