Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 3 нче мәктәбендә гражданнар җыены конструктив форматта узды

Биредә инфраструктура һәм белем бирүгә кагылышлы сораулар күтәрелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
3 нче урта мәктәптә гражданнар җыены район җитәкчелеге белән Изыскательләр микрорайонында яшәүчеләр арасында конструктив диалог формасында узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров дәүләт программалары, үзара салым кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды.

Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов әлеге программаларда катнашуны алдагы елларда да өстенлекле булачагын искәртте.

Гражданнар җыены мәктәп стеналарында узуы нәтиҗәсе буларак кирәк, укыту-тәрбия мәсьәләләренә зур басым ясалды

- Быел сессияда балаларны комплекслы тәрбияләү буенча район программасын кабул итәчәкбез. Үз эченә полилингваль белем, спорт, мәдәният юнәлешләрен алган әлеге программаның ахыргы максаты – балаларны кечкенә яшьтән, балалар бакчасыннан ук киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү, перспективада районыбыз өчен кирәкле кадрлар әзерләү, - диде район башлыгы. Шәһәрдә, районда инфраструктура үсеше буенча күләмле эшләр башкарыла, шул ук вакытта  бигрәк тә яшьләрдә башкарылган хезмәткә карата сакчыл караш тәрбияләүнең мөһимлеген дә искәртте Айдар Салахов.

Җыенда катнашучылардан да конструктив сораулар, тәкъдимнәр яңгырады. Район җитәкчелеге белән очрашудан файдаланып, Изыскательләр бистәсенә кагылышлы сораулар белән беррәттән, шәһәр һәм район тормышына кагылышлы глобальрәк сораулар да күтәрелде. Әйтик, бер ханым “Челны хлеб” кибете ягыннан 3 нче мәктәпкә юл аркылы “зебраның” машина стоянкасына чыгуы балалар өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дигән  борчылуы белән уртаклашса, икенче ханым Изыскательләр бистәсендәге иң беренче төзелгән йортларның берсе 3/5 кә әлегәчә капиталь ремонт ясалмады, дигән гозере белән уртаклашты һәм шулай ук Рус Мөшегесе авылы чишмәсенә юл ясап булмасмы икән дип тә сорады. Ленин паркында йөгерү юлы өчен резин катлам ясарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Төзекләндерелгән яр буен биредә ял итүчеләр өчен тагын да уңайлырак итү дә кызыксындырды шәһәрлеләрне. Җыенда катнашучылар коронавирустан саклану чаралары һәм гомумән хастаханә эшчәнлеге буенча сорауларга да җаваплар ишеттеләр. Шамов һәм башка тар шәһәр урамнарында юл хәрәкәтен беръяклы, ә Ленин һәм Гурьянов урамнарында, киресенчә, икеяклы итеп ясарга дигән тәкъдим дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев