Минзәлә шәһәренең 3/1 һәм 3/1А йортлары чисталык буенча башкаларга үрнәк
Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә Минзәлә шәһәренең күпфатирлы йорт подъездларының чисталыгын тикшерү буенча рейд дәвам итә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
ТОС җитәкчеләре, “Идарәче компания” һәм “Татмедиа” филиалы хезмәткәрләреннән торган рейд вәкилләре чираттагы тикшерүне Изыскательләр бистәсенең 3 нче комплексындагы йортлар буенча дәвам итте.
3/1 йортының подъезды безне тыштан ук чәчәкләр белән каршы алды. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигән кебек, йортның да әйләнә-тирәсенә күз салып, биредә нинди хуҗалар яшәвен чамаларга була. Хактан да, чәчәк үстерүче хуҗаларның подъездларында да чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.
Шул йортның икенче катында яшәүче Валентина Пономарева биредә подъезд җыештыру чират буенча баруын сөйләде:
–Биредә 41 ел яшим инде. Һәрвакыт чират буенча җыештырдык. Күчеп килгән яшьләрне дә шундый тәртипкә өйрәтәбез. Каршы килмиләр, җыештыралар. Йорт каршында да бергәләп үстерәбез чәчәкләрне, мин пионнар үстерәм. Торган урыныбыз чиста, чәчәкләргә күмелеп утыргач, яшәве дә күңелле бит.
3/1А йорты – күптән түгел генә төзелеп файдалануга тапшырылган йортларның берсе. Подъезд ишек төбеннән үк тезелеп киткән балалар самокаты, велосипедлар һәм коляскаларның күплеге биредә яшь гаиләләр яшәве хакында сөйли. Гадәттә, өлкәннәр “яшьләрне подъезд юарга чыгарып булмый” дип зарланалар. Ә биредә шул ук яшь гаиләләр подъезд җыештыру буенча дежурлык графигын компьютерда ясап, аны ак А-4 кәгазенә бастырып, файлга тыгып бөтен кеше күрерлек җиргә элеп куйганнар. Менә кайдан башлана ул тәртип. Подъезд идәннәре, стеналар да чиста. Димәк, әлеге йорт ышанычлы яшьләр кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев