Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 4/6 нчы йортның 3 нче подъездында чисталык Нина Мильчакова көче белән ирешелә

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендәге рейд вәкилләре күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерүне бу юлы Изыскательләр бистәсенең 4 нче комплексыннан башладылар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Рейд вәкилләре кергән 4/11, 4/3, 4/6, 4/10, 4/7, 4/9 йортларының подъездлары хакында чагыштырмача чиста дип әйтергә була. Безнең белән әңгәмәгә кергән шунда яшәүчеләрнең сүзләреннән күренгәнчә, күпчелек подъездларда җыештыру дежур тору графигы буенча алып барыла, ә кайбер подъездларда чисталык битараф булмаган өлкәннәр тырышлыгы белән булдырыла.
Изыскательләр бистәсе, 4/6 нчы йортның 3 нче подъездында чисталык күзгә бәрелеп тора. Ишек төбендәге келәмнәр, тәрәзә төбе саен утыртылган гөлләр, чиста пыяла тәрәзәләре, ялтырап торган дивар һәм идәннәр биредә хуҗа барлыгын белдереп тора. Чыннан да, биредәге чисталыкны булдыруда шушы подъезда яшәүче Нина Мильчакова зур көч куя. Гомумән, Нина Владилениновна Минзәләдәге чисталыкка да битараф түгел. Ул еш кына шәһәребезнең чүпләнгән урыннарын үз инициативасы белән җыештырып, чистартып куя.
–Подъездагы һәркем белән яхшы мөгаләмәдә торабыз, һәркем белән аралашабыз. Әлбәттә, мин дә һәркемнең дежур тору графигы буенча җыештыруларын теләр идем. Ләкин ничек алар белән бу эшне оештырырга, мин әйтә алмыйм. Ә үземнең көчем булганда, сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә мин подъездны түшәмнән алып идәнгә кадәр җыештырып куя алам. Чисталыкка биредә яшәүчеләр белән бергәләр ирешелсә, әлбәттә тагын да яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев