Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең Никольский соборында Донбасстан күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләргә гуманитар ярдәм җыела

Ярдәмне һәркем күрсәтә ала.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәренең Никольский кафедраль соборында Донбасстан күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен гуманитар ярдәм җыю башланды.

Собор настоятеле, иерей Роман Храмутичев хәбәр иткәнчә, Мәскәү һәм Бөтен Русь Изге Патриархы Кирилл һәр епархиядәт Донбасстан күченеп китәргә мәҗбүр булучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырырга фатиха бирде. Үз чиратында Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Кирилл ярдәм җыюны приходларда оештырырга фатиха бирде.

Иерей Роман сүзләренә караганда, прихожаннар бу инициативаны зур энтузиазм белән кабул иттеләр.

- Прихожаннар гына түгел, ә шәһәр, район халкы да бу игелекле һәм кирәкле эштә активлашсын иде. Мин шәхси гигиена чараларын алып килүләрен сорар идем, алар хәзерге вакытта иң кирәклесе. Алып киленә торган әйберләр яңа булырга тиеш. Нәрсә белән ярдәм итә аласыз. Бернәрсә дә артык булмас . Шуңа күрә без көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, - дип ассызыклады ул.

Рухани сүзләренә караганда, әлеге авыр ситуациядә калган кешеләргә ярдәм кулын теләге булган һәркем суза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев