Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең Никольский соборында Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

7 гыйнварда православие динендәгеләр өчен иң мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәренең Никольский соборында Раштуа бәйрәме гыйбадәте үткәрелде.

Литургия барышында прихожаннарга Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл исеменнән мөрәҗәгать итеп, Никольский соборы настоятеле иерей Ромагн Храмутичев:

- Барыгызны да шушы якты бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм иминлек телим, - дип билгеләп үтте

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән православие динендәгеләрне район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев котлады.

Шулай ук гыйбадәткә килүчеләр өчен бәйрәм хөрмәтенә "Ника" соборы каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары тарафыннан тамаша әзерләнгән иде.

Роман Храмутичев гаиләсе тарафыннан Раштуа колядасын башкару бәйрәмнең бизәге булды.

Бәйрәм ахырында Роман атакай якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә һәм чиркәүгә бәйрәм гыйбадәтенә килгән калган балаларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев