Минзәлә “Сәләт”леләре форумда катнаша
Биләрдә узачак Media BILER FORUMына Минзәләдән 20 бала бара.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бүгенге Сәләт дөньясы – татар халкының киләчәктә тормышка ашачак хыялларының өлгесе һәм нигезе. Сәләт ул – дәүләт. Бүген ул сәләтле балалар дәүләте. Сәләт ул – ил. Сәләт иленең чикләре юк. Сәләт иленең максаты – Җир шарында татарлар яшәгән һәр төбәктә Сәләт кәрәзләре булдыру, бал кортлары иле кебек, шул төбәкләрдә ныклап кәрәзләргә бал – егәрлек җыю, бал кортларының, ягъни татарларның өммәтен, илен арттыру, шул мохиттә телебезне, мәдәниятебезне үстерү.
Алсу Гәрәева, Минзәләдәге Сәләт клубының рәисе:
–Быел Сәләттә 10нчы тапкыр уку-укыту форумнары уза. Барлыгы 6 форум бар, аларның һәрберсе төгәл бер юнәлешкә бәйләнгән. 14-18 июль көннәрендә Биләрдә Media BILER FORUM узачак. Бу форумда Минзәләдән 20 бала катнашачак, биредә барлык Сәләт клублары да җыелачак. Мондый клублар Татарстанның күпчелек районнарында, шул исәптән безнең районда да бар. Ул 2020 елның 10 мартында барлыкка килде. Клуб эшчәнлегенең максаты – тагын да күбрәк балаларны сәләт дөньясы белән таныштыру, аларны форумнарда аланнарга барырга өндәү. It BILER FORUM 5нче форумы 20-26 июльдә, ә 6 нчы Leader's BILER FORUMы 27 июль - 2 август көннәрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев