Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә өстендә коры җилләр исә

Дымлылык утыз проценттан ким, туфракта корылык, бер метр тирәнлектә дым фәкать 75 мм тәшкил итә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ
Гадәттән тыш хәлләргә каршы тору комиссия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, республикада урнашкан һава торышы терлек азыгы туплау буенча ашыгыч һәм мөһим чаралар кулланырга әзер торырга тәкъдим итте. Бер атна эчендә эре инвесторлар, фермерлар белән беррәттән мал тоткан һәр шәхси хуҗалыктагы азык балансына анализ ясарга кушылды.
Безнең районда фәкать Нәсим Дәүләтов кына үз үстергән культураларны сугару белән шөгыльләнә.
Республикада әлегә 2010 елдагы кебек ситуация күзәтелми, әмма тагын бер атна шундый көйдергеч козу һава торса, гадәттән тыш хәл игълан итәсе була. Әлегә прогнозлар өметләндерерлек түгел, атна ахырына кадәр утыз градустан артык җылылык вәгъдә итә гидрометцентр. Аларның прогнозы хаклыкка якын, чөнки күзәтүләрне 22 станциягә нигезләнеп алып баралар,
Райондагы хәлләр шулай ук киеренкелек тудыра. Маллар саны аз булса да, үзебезнең табигый болынлыклар күп, диде бу утырышта онлайн катнашкан район башлыгы Айдар Салахов.
Мал тоткан кешеләрне азыклы итү буенча ярдәм итүнең бөтен формаларын кулланырга кирәк, диелгән күрсәтмә бирелде авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиковка.
Район игенчеләре корылык шартларында, технологик чараларны төгәл үтәделәр. Барлык чәчүлекләр дә яфрактан тукландырылды, әмма бөртеклеләрнең гектар уңышы югары булмаячак. Шуңа бөртеккә өмет булмаса, сусыл азык әзерләргә кирәк. Заиковский хуҗалыгы җитәкчеләре монокорм салырга карар кылдылар.

Татарстан Президенты киңәшмәдә тиешле ведомстволарга республикада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне, сулыкларны аерым контрольдә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев