Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры артистлары өчпочмаксыз гаилә була алмый дигән фикердә

Дөресрәге, бу фикерне үзенең әсәрендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева алга сөрә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Авторның "Син кайда идең?" әсәрен Минзәлә театры сәхнәсендә Дамир Сәмерханов куйган. Спектакльгә музыканы Азат Хөсәенов язган, бизәлеш - Булат Ибраһимовтан. Ут кую буенча рәссам- театрда эшләүче Денис Иванов.
Бу спектакльдә инде күптән рольләрдә күрмәгән Эльвира Хәйретдинова иҗаты белән яңадан таныштым дисәм дә була. Иҗат дәрте сүнмәгән әле аңарда! Режиссерлар алга таба әлеге артисткага төплерәк игътибар итәрләр дип өметләнәм.Киемен кабул итә алмадым- тормышчан түгел, артык хыялланып, һавадан алынган төсле. Стандарт булмаган хәлне күрсәтү өчен бәлки шулай кирәктер. Әмма режиссер, өчпочмакны өстәлгә чыгармаса да, ахырда, ирен бик кирәксенгәч, Сәриянең (Эльвира Хәйретдинованың героинясе) өчпочмак пешерә белүенә игътибар иттерә. Интернетта хыялланып утыручы юзер түгел, хатын- кызлык инстинктлар бар икән әле. Чынлап та гаиләне күмәк өстәл, тәмле ризык, бер- береңне ишетә белү ныгыта икән, ләбаса!!!
Күрәзәче (Чулпан Бәдретдинова) кешегә файда китерү өчен түгел, башкалар акчасына яшәү өчен тырышучы бер адәми зат кына икән. Чулпан уйнавы белән үз роленең эчке тормышын ача алды дип саныйм. Әмма бер йомшак ягыннан- сөйләмендә ясалмалык- арынып бетә алмый әле. Сүз дә юк, әсәр җиңелчә, уенчак. Ролләр дә әлләни характерлы түгелләр. Артистның рольдәге йөзен табигатьтән бирелгән сөйләм тембры да ачарга тиештер.
Ринат Бәдретдинов үзенең Ринатын бөтен осталыгы белән күрсәтә алды. Яңадан театрга кайткач, мин аның икенче ролен күрдем. Аңардагы эчке юмор хисе, сөйләм теле, хәрәкәтләр рольләрен ачканда бик зур урын тота. Шуңа ул теләсә нинди рольне тамашачыга ошарлык итеп ерып чыга ала. Аның һәр хәрәкәте бу спектакльгә дә энергия биреп торды.
Зөлфирә Гәрәева белән Индира Гайфуллина да режиссер теләге белән үз рольләренә салынган мәгънәне үз уеннары белән ача алдылар. Журналистларның гына түгел, һәр кешенең эштә үз стиле, ә шәхси тормышында әллә нинди проблемалары булырга мөмкин. Хәрәкәттә булсаң гына ул проблемаларның көтелмәгән яктан хәл ителүе мөмкин икән бит... Шул вакытта туган хисләрне яшь артистыбыз ышандырырлык итеп күрсәтте.
Өчпочмакны интернетта түгел, үз кулың белән пешерүнең серләрен беләсе килгән һәркемнп театр артистлары уенын карарга чакырам. Фикерләрегезне безгә язып җибәрегез!!
Спектакль тәмамланган соң Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинованың тамашачыларга мөрәҗәгатен бу юллар авторының Инстаграм битеннән карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев