Минзәлә театры ике коллективны очраштырды
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт драма театры бинасында мәдәният һәм журналистика өлкәләренең хезмәттәшлегенә бәйле вакыйга булды.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы килешүе нигезендә, филиал коллективларына Татарстан театрларының иҗаты белән танышу- спектакльләрне бушлай карау мөмкинлеге тудырылды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә филиаллары Минзәлә театрының спектаклен сайлап алырга таешләр иде. Җае чыгу белән Актаныш һәм Минзәлә вәкилләре Достоевскийның "Җинаять һәм җәза" романының сәхнәләштергән вариантын Минзәлә театры артистлары уенында күрделәр.
Әсәрнең эчтәлеген сөйли башласаң тирән фәлсәфәгә кереп китәргә кирәк. Ул хакта башка чакта.
Артистларның уеннарын ошатты журналистлар. Актаныш вәкилләре бер уңайдан театр тарихы белән дә таныштылар.
Театр директоры Илнур Гайниев һәм музей эшен башкаруны да үз өстенә алган Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина 85 еллык иҗат тарихы булган театр хакында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев