Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын туган авылы Олы Карилегә бүләк итте
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында Минзәлә татар дәүләт драма театрына нигез салып, аны 30 елдан артык җитәкләгән Сабир Өметбаев хөрмәтенә бюст ачылды.
Рәсим Хаҗиев
Аны театрның хәзерге коллективы Өметбаевның туган авылына бүләк итте. Чарада район җитәкчелеге, театрның директоры Илнур Гайниев, 25 кешедән торган труппа һәм күпсанлы авыл халкы катнашты. Артистлар аның туган авылына спектакль дә бүләк иттеләр. Тамашачылар хозурына "Онытмаска иде үткәнне" һәм "Ташлап китмә" әсәрләре тәкьдим ителде.
Әлеге материалның тулы вариантын “Минзәлә” район газетасыннан укый аласыз .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев