Реклама
Көн темасы
Минзәлә укучылары туган телләренә караганда инглиз телен әйбәтрәк белә
Татарстанның мәгариф һәм министры фән Илсур Һадиуллинның БДИ йомгакларына багышланган брифингында булганнан соң шундый фикергә килдем.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Минзәлә укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика күләмендә начар түгел. Барлык фәннәр буенча да саннар республиканың уртача күрсәткеченнән яхшырак.Барлык баллар да җитмештән югарырак.Биологиядән 63,17, әмма республика буенча 56,71 генә. Икенче мәктәп укучысы Дарья Дяшкина феномены хакында язган идек инде.Исегезгә төшерәбез, ул рус теле һәм химиядән имтиханнарны йөзәр баллга, биологияне 86 га, математиканын база имтиханын бишлегә бирде.
Безнең район укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырып, алтын медальгә лаеклы тәкъдим ителүләрен дә расладылар.
Быел унберенче классны тәмамлаган укучылар инглиз теленнән имтихан биргәндә, уртача 91 бал җыеп, рекорд куйдылар.
Министр фикеренчә, Минзәлә районында аерым һөнәрләр буенча югары белем алуга юллама бирү эшен җайга саласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев