Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә укучылары Тукайга багышланган конкурста җиңделәр

26 нчы апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда «Тукай рухы — ядкярләрдә» дип аталган шигырь һәм җыр бәйрәме булды.

Бәйрәмдә республика иҗади әдәби эшләр конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Конкурс 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүгә, Габдулла Тукайның тууына – 135 ел, Г. Тукай әдәби музее оешуга 35 ел тулуга багышланган иде. Бәйге «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырылды. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә (түбәтәй, юл кәрзине, карандаш савыты, җиң каптырмалары, фаянс тартмачык, кара савыты, сөлге) багышланган булырга тиеш иде. Әлеге конкуста К.Смирнова исемендәге Мөшеге урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хаертдинова Алия һәм шәһәребезнең беренче санлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ардыханова Аделя III урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев