Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә ветераннары “Балкыш” фестивалендә чыгыш ясый

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә үзешчән ветераннар арасында уза торган “Балкыш” (“Сияние”) VII Республика фестиваленең сайлап алу концерты була. Әлеге алтынчы зона турында фестиваль лауреатлары сайлап алыначак.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Яр Чаллы сәхнәсендә барысы 9 районнан, шул исәптән Минзәлә районын да кертеп, 80 нән артык номер күрсәтеләчәк.

Фиразия Сафиуллина, район мәдәният йорты методисты:

–“Балкыш” фестивале өлкән буын вәкилләре өчен уникаль проект. Ветераннарыбыз аны бәйрәм көткән кебек, ел саен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Быелгы фестиваль ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 35 еллыгына багышлана. Бүген без Яр Чаллы шәһәренә район турында җиңү яулаган үзешчән ветераннарыбызны алып барабыз. Барысы – 46 кеше, 12 номер белән чыгыш ясаячак. Номерларга килгәндә, сольный чыгыш ясаучылар да бар, фольклор ансамбльләр дә, биючеләр һәм нәфис сүз осталары да. Жюри әгъзалары безнең ветераннарның тырышлыгын, осталыгын күреп алырлар һәм югары бәяләр дигән теләктә калабыз.

Луиза Идиятуллина, ветераннар хоры әгъзасы:

–Бүген ветераннар хоры “Балкыш” фестивалендә җыр башкарачак һәм шулай ук бию номерын да күрсәтәбез. Уңышлы гына чыгыш ясап, исән сау әйләнеп кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев