Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә ветеринарлары хуҗаларына этләрен урамга чыгармаска киңәш итә

Урамнарны хуҗасыз этләрдән чистарту буенча эш планлы төстә алып барыла.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Алдагы көнне урамдагы этләр турында чыккан сюжеттан соң укучыларыбызда туган сорауларга җавап бирәбез.
Өерләре белән йөрүче этләрне күрәсез икән, 31305,31706 телефоннары аша хәбәр итегез.Шул ук мизгелдә җыеп алып киттеләр дигән сүз түгел, әмма урыннарны белеп тору да кирәк.Урамда муенчаклы эт эләксә дә алып китәчәкләр.Шуңа эт яратучы хуҗаларга йортта асралган җан ияләре белән урамда парлашып йөрергә вакыт җитте.Үзегез беләсез, урамдагы этләрне яклау гына түгел, юкка чыгару тәкъдимнәре көчәя бара.Урамдагы этнең хуҗасы ачыкланса, аңа биш мең сум штраф салыначак.
Күптән түгел этләр приютыннан килеп 11 этне алып киткәннәр.Бу юлы Коноваловка һәм Югары Тәкермән җирлекләрендә иясез йөргән этләрне дә тотканнар.
Артур Гафуров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
-Этсез, песисез яши алмаучылар, алар алдында җаваплы булырга да өйрәнсен иде.Аларны сыйпап торып кына булмый, артларыннан җыештырып йөрергә дә кирәк.
Урамда бәйсез йөргән этләр хуҗасыз булып санала.Шуңа аларны приютка озатачакбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев