Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә яшьләре герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү көннәре алдыннан ата-бабаларыбызның һәм илебез халкының фашист илбасарларына каршы торуда күрсәткән батырлыкларын тагын бер кат хәтердә яңарту, герой-шагыйрь М. Җәлилне искә алу максатыннан шагыйрь һәйкәле янында яшьләр митингы узды.

(Дифиза Нуриева « Минзәлә-информ»)
Билгеле булганча, күренекле татар шагыйре, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1941 елның 7 ноябреннән алып 1942 елның 1 гыйнварына кадәр Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда белем ала.
Яшьләр митингында шәһәребезнең мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары, Яшь гвардия һәм Форпост вәкилләре катнашты. Митингта катнашучылар алдында Муса Җәлил мемориаль музее директоры Энҗе Данилова чыгыш ясады:
- Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы кешенең иң югары рух көче һәм үрнәк батырлыгы булып тора. Аның шигъри батырлыгы тагын да шаккатыра. Фашист тоткынлыгында язу гына түгел, хәтта Ватан турында, ирек турында уйлау да куркыныч була. М. Җәлил шигырьләре, Моабит дәфтәрләре-геройның дошманга каршы көрәше.Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, геройлар истәлеге мәңгелек.
Татар шагыйренең иң якты һәм югары сәнгать әсәрләре-хәрби шигырьләре, аларның күбесе-Ватан турындагы шигырьләр.. Булат Солтанов яттан сөйләгән шигырь дә һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Митинг ахырында студентлар һәм укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев