Минзәлә йортларындагы подъездларга песиләр хуҗа
Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә “Минзәлә идарәче компания”, ТОС җитәкчеләре, “Татмедиа” АҖ журналистлары белән берлектә Минзәлә шәһәрендәге күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерү максатыннан үткәрелгән рейд вакытында без кергән подъездларда бер түгел, хәтта өчәр песи каршы алды безне.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ)
Подъездларның чисталык торышына карап, әлеге мырауҗаннар биредә чын хуҗа һәм бу аларның яшәү урыны икән дигән фикергә киләсең. Изыскательләр бистәсе 3/12 йортының беренче подъезды, 3/13 йортның 3 нче подъезды шундыйлар.
Кайбер йортларда яшәүче кешеләр чисталык, төзеклек булдыру гына түгел, ә булганны да кадерләп саклый алмыйлар. Әйтик, 3/16 йортның төзелүенә 10 ел да вакыт үтмәгән, ләкин кемнеңдер көчле кулы яңа почта тартмаларын, домофоннарны, ишек тоткаларын ватарга өлгергән. Подъезд ишеге ябылмаганга, песиләр һәм чит-ятларның подъездга җылынарга керүенә, квитанцияләрнең таралып ятуына кем гаепле соң?
Алдагы рейдларның берсендә Изыскательләр бистәсендәге биш катлы ¾ йортының 4 подъездында булып, андагы шапшаклык игътибарны җәлеп иткән иде. Шунда яшәүчеләргә бу хакта кисәтү ясагач, алар хуҗасыз торган авыр сандыкны алып чыгып китәргә ярдәм кирәк булуын белдергән иде. “Идарәче компания” вәкилләре “әлеге сандыкны без алып чыгып китәбез, ә аның артында яткан чүпләрне җыештыру сезнең өстә кала” дип кисәтте. Чираттагы рейд вакытында 3/4 йортка тагын бер кат әйләнеп кайттык. Чыннан да, сандыкны “Идарәче компания” вәкилләре алып куйган, йортта яшәүчеләр дә азмы-күпме чисталык оештырганнар.
Сандык:
Сандык алгач:
Йортка җаваплы, үз инициативасы белән чыгып йортта тәртип булдырырга теләүчеләр булган җирдә, әлбәттә чисталык хөкем сөрә. 3/17 йорт, 3/16 А, 3/16 (1 подъезд), 3/15 йортлар шундыйлардан.
3/15 йортның 1 подъездында яшәүче, йортның старостасы Нина Шадрина:
–Безгә махсус җыештыручылар кирәкми, аның өчен акча да түлисебез килми. Әле ул җыештыручы ничек җыештыра, кайчан килә бит... Юк. Без чиратлап үзебез җыештырабыз, кирәк икән – стенасын да үзебез юабыз дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев