Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә үзәк китапханәсе «ТАТМЕДИА» АҖгә караган 21 басма матбугат алдыра

«ТАТМЕДИА» АҖ үз укучыларына рус һәм татар телләрендә бик күп басма матбугат тәкъдим итә.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
“Татмедиа” басмаларын укуның иң кулай юлы, әлбәттә, аны почта аша яздырып алу. Әгәр дә инде билгеле бер сәбәпләр аркасында почта аша язылу мөмкин булмаганда, газета һәм журналларны район китапханәсенә барып укырга була. Шулай ук редакция бинасында урнашкан ”Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә дә “Минзәлә” район газетасы белән беррәттән “Татмедиа”га караган республика күләмендә чыгучы басмаларның һәр яңа саны кайтып тора.
Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ” филиалы җитәкчесе:
–“Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә кайтучы газета һәм журналларның санына карап, кайсыларын укучылар яратып укуына нәтиҗә чыгарырга була. “Салават күпере” – 22, “Сабантуй” – 3, “Сөембикә” – 6, “Чаян”– 5, “Ялкын” – 2, “Казан утлары” – 1, “Шәһри Казан” газетасының кушымтасы булган “Язмыш” газетасы – 40, “Мәгариф” – 4 экземпляр кайта.
Резеда Ягафарова, Минзәлә китапханәсе директоры:
–Үзәк китапханәгә һәм шул исәптән 31 филиалыбызга “Татмедиа” АҖ басмаларына караган 4 газета (шуларның 1 се – рус телендә, 3 се – татар) һәм 17 журнал (13 е – татар телендә һәм 4 се – рус телендә) кайта. Теләге булган һәркем бирегә килеп, алар белән таныша, кирәк булса, битләрен ксерокс аша чыгарып алып китә ала.
Римма Әхмәтханова, китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:
–Укучыларыбыз “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Идел” (татарча һәм русча басмалары), “Мирас”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Татарстан” журналларын яратып укыйлар. Әлеге басмаларны гадәттә укучыларыбыз уку залында укыйлар, күптәнге һәм ышанычлы укучыларыбызга өйгә дә биреп җибәрә алабыз. Һәр басманың үз укучысы бар. “Салават күпере” журналын балалар бакчаларына йөрүче нәниләр тәрбиячеләре белән берлектә килеп укыйлар. Әйтик, 5нче, 7нче, 8 нче, 2нче балалар бакчалары үз нәниләрен ияртеп еш килә.Шулай ук сәламәтлекләрендә чикләүләре булган балалар өчен дә “Салават күпере” журналы зур ярдәмче булып тора, куллар моторикасын ныгыту өчен наклейкаларын ябыштыралар, буягычларын буйыйлар. “Ялкын” журналын мәктәп укучылары һәм укытучылар укый. Данлыклы театры булган Минзәлә җирлегендә “Сәхнә” журналы да бик актуаль: театр артистлары, укытучылар, өлкәннәр ярата бу басманы. “Идел” журналын урта махсус уку йортларында укучы балалар укый. Дәресләрдә укытучылары белән дә килеп, журналларга күзәтү ясыйбыз. “Татарстан” журналы шулай ук материалларга бай басма. Гадәттә ул безгә эш буенча зур ярдәмлек булып тора. “Чаян” журналын озын укырга яратмаган, юмор сөйгән укучылар алып укый. “Татмедиа” басмаларын яратып укучыларның исемнәрен дә атап китәсе килә. Салисә апа Шәйхаттарова (пенсионер), Нурсибә Адиева (театрның әдәби бүлек мөдире), Рәзилә Муллина (театр артисты), Ландыш Шәмсемухаметова (укытучы), Зәйтүнә Усманова, Рәмзия Галиуллина, Зөлфия Андреева (техникум укытучысы) һәм Элмира Шәйхатарова (авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы), Наил Ганеев (укытучы). Шулай ук туган төбәгебез хакында фәнни эш язучы, китап чыгаручы галимнәр, язучылар да басма матбугаттагы язмалар белән таныша, кызыксынган материалларын ксерокс аша чыгарып алып китә. Һәр басманың саннары китапханә фондында җыелып бара һәм саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев