Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә 1 май бәйрәме гөрләде

Бәйрәм колоннасы шәһәр урамнары буенча үтте

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Минзәләдә зур масштаблы бәйрәм үткәрелде.

Районның учреждение, оешма һәм предприятие коллективлары бүген иртән МинзәләнеңҮзәк стадионында – Ленин исемендәге паркта җыелыштылар. Бәйрәм хөрмәтенә төрле тематик костюмнарга киенгән һәм кулларына бәйрәм транспарантлары, флаглар тоткан колонналар стадионнан Октябрьская мәйданына кадәр үттеләр. Бәйрәм речевкалары, лозунглары кычкырып узучыларны шәһәр халкы да читтән кызыксынып карап торды, телефоннарына төшерде.

Октябрьская мәйданына тезелешп баскач, бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы һәм үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов котлады:

- Май җылысы һәм табигатьнең яңарышы бу көнгә аерым эмоциональ төсмер бирә, кешеләрдә илһам һәм оптимизм уята. Безнең планнарыбыз һәм ниятләребез хезмәт кешеләренә карата хөрмәткә нигезләнә. Минзәлә районы халкының уртак тырышлыгы белән районыбыз тагын да матурая, яшәү өчен шартлар дагын да уңайлыракка әйләнеп бара, - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук бәйрәм котлаулары белән район советы аппараты җитәкчесе, районда  РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы вәкиле Аида Биктимерова, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева мөрәҗәгать иттеләр.

“Ялкын” яшьләр үзәге кызлары совет эстрадасы җырлары һәм үткән гасырның 80-90 еллары хитларына бәйрәм флешмобы да оештырдылар. Сүз уңаеннан, Евгений Вахнин быел да Ленин образында чыкты, Аның белән бергәләшеп Ленин һәйкәле фонында фотога төшүчеләр күп булды.

Бәйрәм Муса Җәлил исемендәге паркта дәвам итте. Биредә 1 май боткасы пешерелгән иде, ә мәдәният сарае артистлары, ансамбльләр, ветераннар хоры, мәгариф оешмалары вәкилләре һ.б. концерт күрсәттеләр.

безнең өстәмә

Минзәләдә 1 иай бәйрәме яңадан зурлап 2019 елда билгеләп үтелә башлады. Әмма коронавируска бәйле чикләүләр аркасында 2020 һәм 2021 елларда бәйрәм хөрмәтенә масштаблы чаралар булмады

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев