Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә 102 яшьлек әбине туган көне белән котладылар

Анна Крекова-тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районы хакимиятенең ВК дагы «Официальный Мензелинск» паблигында Анна Александровна Крекованың туган көне белән котлау басылган, аңа 102 яшь тулды.

- Хөрмәтле Анна Александровна! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм яратуын тоеп яшәүне телибез, - дип язылган район башлыгы Айдар Салахов котлавында.

Анна Александровна 1918 елның 15 ноябрендә Минзәлә районының Яңа Чаллы авылында туа.

8 яшьтән икмәк суктыра, өйдә булыша, энесен карый. 1936 елның ноябрендә Иван Крековка кияүгә чыга. Өч бала белән калып ирен фронтка озаткан. Сугыш вакытында тырма белән җирне тырмалый, чәчү өчен орлыклар белән капчыклар ташый. Ире өйгә 1945 елда кайта. Анна Александровнаның бөтен хезмәт юлын Мичурин исемендәге колхозда уза. Төрле эшләр башкара, бозаулар карый, мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. 1968 елда пенсиягә чыга. 1986 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Анна Александровнаның бик күп Рәхмәт хатлары бар, «Ана даны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ире белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә әбинең 11 оныгы, 19 оныкчыгы, 3 оныкларының оныклары бар.

Фотографияләр гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев