Минзәләдә агачлар саны тагын 100 гә артты
Урман хуҗалыгы әзерләп биргән 33 миләш,33 юкә һәм 34 чыршы үсентесе Екатерина күпере-Яр буе зонасына шәһәр ягыннан утыртылды.
Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Агач утыртуда башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә шәһәрнең оешма,учреждение җитәкчеләре,коллективлары,шул исәптән хакимият,башкарма комитет коллективлары да катнашты.Агачларга су сибүне "Чиста шәһәр"оешмасы оештырды.Ә Идарәче компания хезмәтчәннәре чокырларны алдан казып куйганнар иде.Шуңа күрә эш тиз барды.
Камил Нәҗмиев:
Башта бирегә агач утыртып үлән генә чәчеп куярбыз дигән идек.Уйлашкач,брусчаткадан сукмаклар да ясарга булдык.Скамьялар да булыр,бәлки.Матур да ,яр буенда йөреп кайткач ял итәр урын булачак.Туризм дибез икән,уңайлылык та кирәк.Без эшләгән арада бер автобус кеше Чаллыдан килеп Яр буендагы яңарышны күреп китте.Туризм шулай башлана инде!
Өмә бердәмлек шартларында,күңелле итеп узды.
Әлеге дәртле эшләүнең матур мисалын безнең YouTube каналындагы видеоязмада карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев