Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә агитбригада 98 яшьлек ветеран Әзһәрия Шакированы Җиңү көне белән котлады

Ишегалдында ветераннар хөрмәтенә фронт җырлары яңгырады, ә ветераннар парадка кия торган кительләрен киеп, үз йортлары тәрәзәләреннән артистларны сәламләделәр.

(Дифиза Нуриева,  « Минзәлә-информ»)

Мобиль агитбригада Минзәлә шәһәре урамнары буйлап машина колоннары белән хәрәкәт итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт янәшәсенә туктап, концерт номерлары күрсәтте. Мәдәният бүлегенең иҗат бригадасында катнашучылар сугыш ветераннарын җылы теләкләр белән котладылар, алар өчен сугыш еллары җырларын башкардылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәрия Шакирова агитбригаданы үзенең фатир тәрәзәсеннән сәламләде.

Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 4 нче тикшерү изоляторы ФКУ начальнигы Тимур Яруллин ветеранга республика, район һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Әзһәрия Закир кызы 1924 елның 20 февралендә Татарстан АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл советында секретарь булып эшли. 1943 елның декабрендә Белоруссиягә фронтка җибәрәләр.1945 елның 1 августында фронттан әйләнеп кайта.

Сугыштан соң Мөслим хәрби комиссариатында делопроизводитель булып эшли. 1948 елда ирен Минзәлә РОВДсына эшкә җибәрү сәбәпле Минзәләгә күченеп киләләр. Әзһәрия Закировна 1964 елда тикшерү изоляторына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Ветеран бик күп мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына лаек. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев