Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Альберт Латыйповны искә алу кичәсе узды

Рәсми исемнәре булмаса да, тамашачылар һәм музыка сөючеләр аны бик яратты

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәре Мәдәният сараенда быелның 6 августында вакытсыз вафат булган Альберт Латыйповны искә алу кичәсе узды.

Бу чараны алып баручы Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова бүген чараның очраклы гына узмавын сөйләде:

- Июньдә Альберт Зиннур улы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Ул чакта ук инде без бу уңайдан иҗат кичәсен алтын көз аенда – октябрьдә үткәрербез дип планлаштырган идек. Әмма, кызганычка каршы, тормыш үз төзәтмәләрен кертте – без бүген аннан башка җыелдык…

Иҗади кичә аның гаилә әгъзаларын, аның туганнарын, якыннарын, танышларын, күптәнге дусларын җыйды. Биографиясен, бигрәк тә Альберт Латыйповның Минзәлә районының мәдәни һәм иҗтимагый тормышы хакына хезмәт юлын үз эченә алган әлеге чара югары сәнгати музыкаль номерлар һәм аның турында хатирәләр белән үрелеп барды.

Сәхнәдән үз хатирәләре белән Татарстан Республикасының халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар театрының әйдәп баручы актрисасы Рәзилә Муллина, Сарманнан Альберт әфәнденең сабакташы, үзе дә безнең шәһәрдә берникадәр эшләп алган Сабир Зарипов, районыбызда исемнәре һәркемгә таныш Фирдәвис Хәмитов (ул тормыш иптәше Илгизә ханым белән “Шахта көен” башкарды), Фәнил Гарипов, Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов чыгыш ясадылар. Махсус кунак Мамадыштан танылган шагыйрә Гөлнур Васылова килде. Чарада видеоматта катнашучылар да бар иде. Алар-танылган композитор Илгиз Закиров, шагыйрә Рузилә Гатауллина, Чаллыдан “Замана” вокаль ансамбле җитәкчесе Зөфәк Галләмов, якташларыбыз Вәсим Әхмәтшин, ТР халык артисты Резедә Шәрәфиева, Минзәләнең яшь башкаручысы Айдар Вәгыйзов (Tatar boy).

Чарада шулай ук Яңа Мәлкән авылыннан Зөләйха Гыйләҗева, театрдан Рифат Хафизов, балалар сәнгать мәктәбе коллективы, Данила Новиков, педагогика көллиятенең бию ансамбле чыгыш ясады. Мөслимә Гайниева тарафыннан әзерләнгән, районның иҗат төркеме күрсәткән скетчның видеоөземтәсе дә күрсәтелде.

Альберт Латыповның балаларны музыкага мәхәббәт тәрбияләве өчен Минзәлә гимназиясе директоры Гөлназ Халиуллина барлык ата-аналар исеменнән өчен рәхмәт белдерде, ә аның улы Айнар баянда уйнап күрсәтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева :

– Бу безнең бурыч-Альберт Зиннуровичның киләчәк буыннар өчен иҗат мирасын саклап калу, - дип ассызыклап үтте.

Район мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Габдрахманова районның мәдәни тормышында Альберт Латыйпов уйнаган мөһим рольне билгеләп үтте.

Альберт әфәнденең тормыш иптәше, илһам чыганагы Фәния Латыйпова иҗат кичәсенә килүчеләрнең барысына да зур рәхмәт белдерде. Наталья Чепкасовага барлык туганнары исеменнән шундый зур күләмле һәм шул ук вакытта җылы, дустанә атмосферада узган чараны үткәргәннәре өчен Әлфия Латыйпова рәхмәт белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев