Минзәләдә балалар арасында BabySkillS регионара чемпионаты уза
Әлеге чемпионат WorldSkils Russia хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора һәм иртә чорда һөнәрләрнең нечкәлекләренә төшенергә мөмкинлек бирә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Чемпионат шәһәребез мәктәпләре һәм балалар бакчалары базасында төрле компетенцияләр буенча дистанцион форматта уза.
Шундый мәйданнарның берсе 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасында “Ресторан сервисы” буенча уза. Әлеге компетенциядә үз белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен 3 бала: Тимур Бурханов (1нче урта мәктәп, 1В класс), Карина Кукаркина (2нче урта мәктәп, 1В класс), Евгения Батенева (“Алтынчәч”, мәктәпкәчә әзерлек группасы) сынап карый.
Роза Усова, 2 нче санлы балалар бакчасы мөдире:
–Бүген бакча базасында BabySkillS чемпионатының регионара этапы уза. Катнашучылар өчен мәйдан әзерләүгә бик җитди карадык, куелган таләпләргә туры китереп җиһазладык. Чемпионатның бер үзенчәлеге – ул дистанцион формада уза. Барлык катнашучыларга да уңышлы чыгыш ясап, җиңүләргә ирешүләрен телим.
Лилия Бурханова, Тимурның әнисе:
–Әлеге һөнәрне без тирәнтен өйрәндек. Бик күп әдәбият укыдык, видеолар карадык. Өстәлләр сервировкалау эшен гадәттә официантлар башкара, электән үк официант булып ир-егетләр эшләгән. Бүгенге көндә дә әлеге һөнәр бик кирәкле. Аның турында өстәмә мәгълүмат туплау, өйрәнү безнең өчен бик кызыклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев