Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә балалар йортында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче балалар арасында җәйге спартакиада уза

Спартакиадада катнашу өчен җиде балалар йортыннан һәм ике мәктәп-интернаттан барысы 9 команда килгән иде. Катгашучыларның саны – 80.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Шушы көннәрдә Минзәлә мәктәп-интернатының “Алан” лагерында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар йортлары һәм интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балалар арасында “Балачакны кайтару” 4 нче җәйге спартакиада уза.

Спартакиаданы ачу тантанасында катнашып чыгыш ясаган ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.

Министр урынбасарының республика конкурсларына йомгак ясап җиңүчеләргә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыруы балалар өчен иң күңелле моментларның берсе булды.

Рөстәм Хәмидуллин, Минзәлә мәктәп-интернаты тәрбиячесе, ярышларның төп сәркатибе:

–Ярышлар ике көн дәвамында биш спорт төре буенча узачак. Бүген күңелле стартлар, соңыннан шашка уены уза. Шулай ук теннис, волейбол һәм футбол буенча да ярышлар булачак. Җиңүчеләр Уфада узачак  Федераль этапта катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев