Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә батырлар бил алышты

22 февраль көнне Минзәлә районы беренчелегенә 18 яшькә кадәр, ягъни 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр, балалар арасында "Эльдорадо" көнкүреш техникасы кибетләре челтәрләре бүләгенә үткәрелүче 14 тапкыр татарча көрәш буенча шәхси команда беренчелегенә ярышлар булып үтте. Ярыш тантанасын ачарга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Татарстаныбызның данлыклы көрәшчеләре: Рәкыйп Хәмитов(...

22 февраль көнне Минзәлә районы беренчелегенә 18 яшькә кадәр, ягъни 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр, балалар арасында "Эльдорадо" көнкүреш техникасы кибетләре челтәрләре бүләгенә үткәрелүче 14 тапкыр татарча көрәш буенча шәхси команда беренчелегенә ярышлар булып үтте. Ярыш тантанасын ачарга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Татарстаныбызның данлыклы көрәшчеләре: Рәкыйп Хәмитов( бик күптапкыр сабантуйлар батыр булып калган), РФның татарча көрәш буенча спорт мастеры), Рәкыйп Фәйзуллин(сабантуйлар батыры, профессор), татарча көрәш осталары: Рәис Гимадиев, Фрил Әхмәтов, Мәүләветдин Закиров, Фәрит Хәмәтдинов, Радик Фаттахов("Заиковский" ҖЧҖ җитәкчесе) һәм башка бик күп санлы кунаклар килгән иде.

Ачылу тантанасында Камил Нәҗмиев чыгыш ясап болай диде:

-Районыбызда татарча көрәш белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. "Эльдорадо" кибетләр челтәрләре бүләгенә бәйге 14 нче мәртәбә үткәрелә. Әлеге бәйгедә дә матур көрәш алымнары күрсәтеп, җиңүләр яулауыгызны телим. Камил Рим улы спортта уңышларга ирешкәне өчен тренер Ленар Загриевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Аннары "Эльдорадо" көнкүреш техникасы кибетләр челтәре җитәкчесе Язкәр Биҗанов сүз алды:

-Минзәләдә сүнеп барган көрәш тренер Рәмзил Бәдриев тырышлыгы белән җанланып китте. Көрәш-татар халкының йөзек кашы булган спорт төре. Без бу ярышны ел саен үткәреп киләбез, менә 2015 елдан башлап Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы күләмендә ярышларда җиңгән спортчыларыбызны да бүләклибез. Быел акчалата бүләкләргә Владимир Беляев һәм Ришат Гайнетдинов лаек булды.

Бу бәйгедә барысы быел 15 үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр бил алыштылар. Барлыгы 15 командадан 108 көрәшче катнашты.

Үз үлчәү авырлыгында беренче, икенче һәм өченче урынны алучылар кыйммәтле бүләк, Мактау кәгазе, медальләр белән бүләкләнделәр.

Әлеге бәйгедә быел Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасына (тренеры Рәмзил Бәдриев)тиңнәр булмады, алар 122 очко белән җиңү яуладылар. Аларга Диплом, зур тәкә һәм кубок тапшырылды. Икенче урынны 107 очко белән Минзәлә татар гимназиясе командасы(тренер Ленар Загриев) көрәшчеләре яулады. Ә өченче урынны 106 очко белән Калтак урта мәктәбе командасы(тренеры Фәнияр Гәрәев) егетләре алды .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев