Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бию фестивале узды

Ике сәгатькә сузылган фестивальдә 30га якын бию коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Халыкара бию көне уңаеннан Минзәлә район мәдәният сараенда  хореография коллективларының фестивале үтте. Бию фестивале безнең районда беренче мәртәбә узды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде, өстәвенә әлеге чара Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәргә туры килде. Чыгышларда да шушы тематика өстенлек алып торды.

 Фестивальдә балалар бакчаларындагы кечкенә нәниләрдән, яшүсмерләрдән  башлап,  өлкән яшьтәге ветераннарга  кадәр катнашты. Хореография коллективлары һәм  ансамбльләренең, аерым солистларның чыгышларын карап хозурланды фестивальгә җыелган тамашачы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева район  башлыгы исеменнән һәркемне Бию көне белән тәбрикләде, фестивальдә катнашучыларга  уңышлар теләде.

Бәйрәмнең төп идеясе – сәнгатьнең бер төре булган биюләрнең төрле юнәлешләрен колачлау булуын тамашачы да тойгандыр. Бию– һәрбер хәрәкәте сүзне хәтерләтүче шигырьгә тиң, дигән фикерне тагын да ныгытты. Бию көне биюне хөрмәтләү, аның халкыбызның мәдәни һәм этник чикләрен колачлау сәләтенә ия булуын күрсәтү, дуслык һәм тынычлык хакына кешеләрне берләштерү мөмкинлеге өчен бер форсат. Фестивальдә катнашучылар да төрле стильдә һәм юнәлештә биеделәр.  Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Тамашачыларны биючеләрнең костюмнары, бию ритмы җәлеп итте.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре (“Кояшкай”, “Алтынчәч”, “Балачак”, “Гномик”, “Аленушка”, ” Шатлык”)хореографик коллективлары чыгышы бер яктан фестивальгә ямь өстәде, икенчедән, нәниләрнең хореографиягә омтылышы булуын, алар белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе булуын ачып салды. Әйтергә кирәк, фестивальдә чыгышларның күп өлешен “Уен”, “Бәхетле” хореографик ансамбльләре, “Реверанс”, “Веселушки” хореография коллективлары чыгышлары алып торды.  Калморза, Тауасты Байлар, Воровский, Дусай Кичү авыл мәдәният йортларының, Урыс мәктәбенең, һәм“Ветераннар”  хореография коллективлары чыгышлары да фестивальнең бер бизәге булды.

Район күләмендә үткәрелә торган чаралар “Уен” хореография ансамбле чыгышыннан башка үтми. Әлеге төркем репертуарында нигезен халык биюләре алып тора. Аларның район күләмендә генә түгел, республика күләмендә яулаган уңышлары белән даими уртаклашалар. Район мәдәният йорты каршындагы “Бәхетле” ансамбленең үзенчәлекле чыгышлары да райондагы чараларны бизәп тора. Аларның репертуарын заманча стильдәге биюләр алып тора.

Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә йөрүче балалар да район чараларында бик актив катнашалар. “Реверанс”, “Веселушки” хореография коллективлары үзләренең һөнәри осталыклары белән аерылып торалар, республика күләмендә яулаган уңышлары аз түгел.

Фестивальдә катнашкан, районда бию сәнгате үсешенә өлеш керткән коллективларга, солистларга, бию коллективлары җитәкчеләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевнең Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев