Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә чаңгы сезонын "Урман" трассасында узышлар белән яптылар

Катнашучылар, яшьләренә карап, 600 метрдан 1,5 км га кадәр дистанцияләрдә ярыштылар

Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»

“Урман” трассасында 2021-2022 елларда чаңгы сезонын ябуга багышланган район ярышлары узды.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Минзәлә районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин узган чаңгы сезонының уңышларга бай булуын билгеләп үтте:

- Безнең чаңгычылар Казан, Яр Чаллы ярышларында уңышлы катнаштылар, Бөгелмәгә бару көтелә. Быел Айнур Ханнанов спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды. Димәк, безнең спортчыларның потенциалы көчле. Әлбәттә, сезонны ябу спорт белән шөгыльләнүне  ташларга сәбәп түгел. Бигрәк тә җәй көне чаңгы-роллерларда шууга  көтеп калабыз.

Ярышларның хөкемдары, «Олимп» тренеры Антон Лаврентьев кагыйдәләрне аңлатканнан соң, катнашучылар стартка чыкты. Чаңгычылар, яшьләренә карап, 600 метрдан 1,5 км га кадәр узарга тиеш иде. Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез, безнең хәбәрләрне  күзәтеп барыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев