Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә COVID-19 белән авыруның ике яңа очрагы теркәлде

31 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда COVID-19 белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, шуның 2 се – Минзәлә районында.

(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”)

Район башлыгы Айдар Салахов үткәрә торган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган баш табибның поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллин, районда ковид буенча хәлнең киеренке булып калуын белдерде. Госпитальдә пациентлар саны кимесә дә, анда ятучы авыру хатын-кызларның сәламәтлеге киеренке дәвалау таләп итә. Шуңа күрә, бернигә дә карамый, вакцина ясатуны сузмасыннар иде, диде ул. Вакцина бар, табиблар киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер. Хроник авырулары булучылар, 60 тан өлкән яшьтәгеләр вакцина ясатырга кичекмәстән килергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев