Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә "Данлы хезмәт өчен" медале белән 29 сугыш ветераны бүләкләнә

Районыбыздагы сугыш ветераннарына ТР Президенты исеменнән “Татарстан Республикасы дәүләт бүләге –"Данлы хезмәт өчен" медалләрен тапшыру башланды.

–Сез – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, туган илебезгә фидакарь хезмәт итү. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез. Сезнең Җиңү алдында башыбызны иябез, сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, шатлыклы көннәр телибез. Бүгенге матур тормышыбыз, җирдәге тынычлык өчен рәхмәт сезгә!– диде район башлыгы Айдар Салахов, Роза Пожалуевага “Татарстан Республикасы дәүләт бүләге –"Данлы хезмәт өчен" медален тапшырганда.

 

Ветеранга дәүләт бүләген тапшыру мизгелендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова да катнаштылар, вьылы әңгәмә кордылар.

Роза Пожалуева,  сугыш ветераны:

–Безнең чордашларыбызның күбесенә сугышның үзен күрергә туры килде. 1943 елда фронтка чакырылдым. ВНОС батальонының 85 нче бүлегендә күзәтүче булып хезмәт иттем.  1945 елның июлендә кайттым. Иң зур теләгем – дөньялар тыныч булсын, сәламәтлектә, муллыкта гомер кичерергә язсын.

Сан

ТР дәүләт бүләге –"Данлы хезмәт өчен" медале белән районыбыздагы 29 сугыш ветераны бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев