Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Муса Җәлил исемендәге паркта патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган митинг булды.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенә килүче кунаклар патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган митингта катнаштылар, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Алар арасында Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты, ТР көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.
2021 ел –Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы буларак, чарада катнашучылар аның да шаһитләре булдылар. Митингта мәктәп укучылары шагыйрьгә карата үзләренең җылы хисләрен җиткерделәр, шагыйрьнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре яңгырады.
Айдар Салахов, район башлыгы:
–Муса Җәлил ике ай дәвамында политруклар курсында укып, Минзәләдән фронтка киткән. Шагыйрьнең эзләре Минзәләдә саклана. Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә герой-шагыйрь истәлегенә моннан 70 ел элек ачылган музей эшли, аның экспозицияләре тулыландырып торыла. Балалар, яшьләр аның иҗаты аша тәрбия алалар. Муса Җәлил – безнең горурлыгыбыз.
Марат Әхмәтов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе президиумы рәисе:
–1956 елдан Татарстанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган «Көрәш» буенча республика ярышлары уздыру традициягә әверелде. Ул һәр елны аның туган көне уңаеннан, февраль аенда үткәрелә. Шагыйрь Ватаныбыз өчен көрәшкән. Ә без аның батырлыгын татар көрәше белән бәйләп алып барабыз. Шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан быелгы турнирны Муса Җәлил белән бәйле булган, биредә чыныгу алган Минзәләдә үткәрергә килештек.Герой шагыйребез ул – татар милләтенең горурлыгы, безнең тормыш образы. Ул бил алышмагандыр, ә Ватаныбыз азатлыгы өчен үзенең үткен каләме, шигырьләре, җырлары, үзенең холкы белән көрәшкән шагыйрь.
Марат Готович Минзәләдә герой-шагыйрьнең истәлекләре саклануына рәхмәтен белдерде.
Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев