Минзәләдә "Җиңү диктанты" яздылар
Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» дип исемләнгән Бөтенроссия тарихи акциясе узды.
(Минзәлә, 4нче сентябрь, «Мензеля-информ», Чулпан Шафикова). 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге чараның максаты-киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны өстәү һәм аларга патриотик тәрбия бирү.
Акциядә дистанцион рәвештә 76 кеше катнашты, ә шәһәрнең педагоглары, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре онлайн режимда тест уздылар. Чарага чакырылган кунаклар арасында Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, бу чарада һәрбер катнашучы мөстәкыйль рәвештә «Җиңү диктанты»ның официаль сайтына кереп, үз нәтиҗәләре белән таныша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев