Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Җиңү Диктантында Бөек Ватан сугышы ветераны катнашты

Бөтенроссия чарасына райондашларыбыз да кушылды.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә районында Җиңү Диктантына Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов та килде.

3 нче урта мәктәп базасында узган әлеге  чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ветеран:

- Бүтән мондый дәһшәтле сугышлар кабатланмасын, илебез күге тыныч аяз һәм тыныч булсын. Шул ук вакытта һәр гражданин, бигрәк тә үсеп килүче буын үз иленең тарихын белергә, Бөек Җиңүебез турында һәрвакыт истә тотарга һәм Ватаныбызны сакларга әзер булырга тиеш, диде.

Әлеге чарага шулай ук Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева да катнаштылар. Роза Салдаева район һәм шәһәр башлыгы Айдар Салахов исеменнән диктант язаарга килүчеләрне якынлашучы Җиңү бәйрәме белән котлады, яшьләр арасында патриотик тәрбиягнең мөһимлеген ассызыклады.

Аннан соң катнашучылар 3 аудиториягә бүленеп диктант яздылар, үзләренең Бөек Ватан сугышы тарихын ничек белүләре турында белемнәрен тикшерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев