Реклама
Көн темасы
Минзәләдә III халыкара Җәлил укулары конкурсының муниципаль этабы лауреатларын бүләкләделәр
Муса Җәлил тууның 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара Минзәлә районында милли мәгариф үстерү буенча ресурс үзәге булган гимназиядә уздырылды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Аның кысаларында III халыкара Җәлил укулары конкурсының муниципаль этабы лауреатларын да бүләкләделәр.
- Әлеге конкурсның район этабы кысаларында барлыгы 85 эш кабул ителгән иде. Бүген йомгак ясап, лауреатларны бүләклибез. Җиңүчеләр – Минзәлә гимназиясенең “Сәйяр” труппасы (җитәкчесе – Ленар Миңнемуллин) Казанда Г. Камал театрында III халыкара Җәлил укулары конкурсының галаконцертында чыгыш ясаячак, - диде Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева.
Шулай ук гимназияда Җәлил тууының 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара узды, аның кысаларында шагыйрь биографиясенә багышланган сценкалар күрсәтелде. Укучылар Муса Җәлил һәм башка татар шагыйрьләренең, шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев