Минзәләдә ике тренер үзләренең тәрбияләнүчеләренә тренировкалар үткәрә
Тренировкалар ТР Министрлар кабинеты карары таләпләренә нигезләнеп уздырыла.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә ике тренер үзләренең берәр тәрбияләнүчесенә тренировкалар үткәрә. Бу хакта “Минзәлә-информ” га район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр итте.
- ТР Министрлар кабинеты коронавирустан саклану режимына берникадәр үзгәрешләр керткәч, бер тренерга бер спортчы белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде. Минзәләдә андый тренерлар икәү. Чаңгы тренеры Антон Лаврентьев Сергей Мясников белән шөгыльләнә (1 фото), ә гер буенча тренер Олег Петров Әнвәр Нигмәтьяновны (2 фото) Казанда быелның августында уздырырлыр дип планлаштырылган БДБ илләре спартакиадасына әзерли, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев