Минзәләдә капремонттан соң «Нефтяник» спорт залы ачылды
Биредә «Олимп» спорт мәктәбенең футбол һәм волейбол бүлегендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнәчәк.
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәләдә ТР Спорт министрлыгының спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында «Гранит» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан капиталь ремонтланган «Нефтяник» спорт залын ачу тантанасы булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елда спорт залы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Тантаналы чара «Юбилейный» спорт мәктәбенең аэробика бүлеге (тренерлары – Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова) тәрбияләнүчеләре чыгышы белән башланып китте.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, җыелучыларны әлеге тантаналы вакыйга белән котлап:
- Республика җитәкчелеге ярдәме белән төзекләндерелгән әлеге объект яшь спортчылар өчен генә түгел, ә бу микрорайонда яшәүчеләр өчен дә мөһим. Нефтьчеләр бистәсен яңарту моның белән генә туктап калмый: алга таба биредә гер күтәрүчеләр өчен спорт залы, көрәш бүлеге ишекләрен ачачак, парк барлыкка киләчәк. Киләчәктә футболчылар өчен аерым ябык манеж төзү күздә тотыла. Балалардан без аларның Минзәлә спортчылары булулары белән горурлана алсын өчен тырышып шөгыльләнүләре генә көтелә, - дип билгеләп үтте.
Бу истәлекле вакыйга белән спортчыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та котлады. Ул барлык балаларга, ата-аналарга, укытучыларга уңышлы уку елы теләде, республикада гамәлгә ашырыла торган (шул исәптән спорт өлкәсендә дә) программалар белән таныштырды.
Тантаналы ачылыш кысаларында Минзәлә районы спортчыларын, шулай ук әлеге объектны яңартуда катнашкан төзүчеләрне бүләкләү дә булды.
ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталарына «Олимп» мәктәбе тренер-укытучылары Антон Лаврентьев (чаңгы бүлеге), Рөстәм Саранов (футбол бүлеге), Олег Ситдыйков (өстәл теннисы), «Юбилейный» мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Воронова, «Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең аэробика буенча тренер-укытучысы Светлана Шәрипова, «Юность» СШ хоккей буенча тренер-укытучы Илгиз Мәүҗиев лаек булды. Ә аның бертуганы, хоккей буенча тренер-укытучы Илдар Мәүҗиев һәм «Юбилейный» мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы Анна Титова ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә «Юность» мәктәбе директоры урынбасарлары Айгөл Шәрифуллина һәм Светлана Зиннурова Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы исемнәренә лаек булдылар.
«Гранит» ҖЧҖ вәкилләре Артур Микаелян, Анна Колосницына, Алексей Шараповны Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.
Айдар Салахов шулай ук «Олимп» мәктәбе директоры Чулпан Харисовага 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
Тантаналы рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар спорт залы эченә уздылар һәм биредәге шартлар белән таныштылар һәм тәрбияләнүчеләргә яңа җиңүләр теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев