Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кадрлар алмашуы дәвам итә

Бу атнада педагогия көллияте директоры креслосы буш торачак.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ). Чөнки Ренат Ибраһимов яңа эш урынына күченү хәстәре белән йөри. Алабугага китә ул, әмма КФУ филиалына түгел, ә мәктәп директоры булып, Мәктәпнең дә ниндие генә әле.Хәзерге көндә дүрт катлы мәктәпнең корпусы гына әзер.Үзенчәлекле мәктәптә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән полилингваль мәктәп булачак.Һич шик юк,анда Минзәләнең эрудит балалары да укыячак.Чөнки бу яңа мәктәпләрдә нигездә өч тел -татар,рус,инглиз телләре һәм урта мәктәп программасы белән укытачаклар.Педагогия көллияте район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән.район балалар бакчаларында полилингваль программаны кертә башлаган иде инде.

Рәсемдә: ТР Дәүләт Советы рәисе урынабасары Марат Әхмәтов район сессия алдыннан педкөллияттә булып, алар башлаган полилингваль укыту процессы белән танышып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев