Реклама
Көн темасы
Минзәләдә Казанның Горький паркындагы солдат һәйкәленең кардан копиясен ясаганнар
Ел саен Хәниф Гәрәев Яңа елга үз ихатасында кардан төрледән-төрле фигуралар ясап, матурлык тудыру өстендә эшли.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
2020 елны озатканда үз ихатасын бизәүгә оригиналь яктан килеп, Хәниф Гәрәев үз ихатасында Горький паркындагы солдат һәйкәленең кардан копиясен ясап куйды.
- 1973 елда әлеге һәйкәл янында төшкән фотом бар, шуңа карап ясадым, - ди ул.
Моның өстенә ул Җиңүгә багышлап монумент та ясап куйган.
“Җиңү бәйрәме – 9 май көне миңа икеләтә якын, чөнки үземнең туган көнем - 1947 елның 9 мае”, - ди Хәниф Гәрәев.
Яңа ел символы – үгезнең башын да ясап куйган ул.
- Быел кары да җепшек булмау сәбәпле, үзем шуны су белән юешләтеп, болгатып ясадым, - ди оста куллы шәһәрдәшебез.
Безнең өстәмә
Узган ел, ТАССР ның 100-еллыгы хөрмәтенә, ихатамда коймага матурлап, Татарстан флагы, шәһәребез символы – шоңкар (кречет) һәм аккошлар рәсемен дә ясап куйган идем. Кызларым шул рәсемне Казанда чыгучы газеталарның берсенә төшереп җибәргәннәр. Шулар әле шалтыратып: “Ул нинди оста рәссам Минзәләдән?”, дип сораганнар, - дип уртаклашты безнең белән Хәниф Гәрәев.
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев