Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә сәхнәгә 33 баһадир күтәрелде

Чара патриотик эчтәлекле концерт номерлары белән үрелеп барды

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәре район мәдәният сараенда Бөтенроссия хәрби хезмәткә  чакырылучылар көне үткәрелде.

Чараны ачып, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

–Россия армиясендә хезмәт итү башлану белән Сез Ватанны саклаучылар буласыз. Безнең районнан язгы чакырылышка 33 егет чакырылачак. Сезнең хәрби бурычыгызны ничек башкаруыгызга илебезнең никадәр көчле булуы бәйле. Шуңа күрә сезгә Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәвегезне һәм өйгә исән-сау кайтуыгызны телим, - дип билгеләп үтте.

Район хәрби комиссары Сергей Владимиров РФ Президенты Владимир Путинның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы Указын һәм РФ оборона министры Сергей Шойгуның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы боерыгын укыды.

Булачак солдатларга нәсыйхать сүзләре белән дин әһелләре - Казан-Богородица чиркәве настоятеле иерей Евгений Лазарев һәм Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та мөрәҗәгать иттеләр.

Хәрби хезмәткә алынучылар белән армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен сәхнәгә Һава-десант гаскәрләрендә БМД механигы-шоферы булган Виталий Салмин күтәрелде.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның әниләре исеменнән Ләйсән Гәрәева чыгыш ясады.

- Сакчы фәрештә сезне сакласын, уңышлар һәм җиңел хезмәт сезгә, - диде ул.

Сәхнәгә хәрби хезмәткә чакырылучы Руслан Һадиев та күтәрелде.

- 2019 елда абыем Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итте, һәм мин аның юлыннан барырга теләвемне аңладым. Хезмәт итәсең икән инде, бары тик элиталы гаскәрләрдә генә, - диде ул.

Язгы чакырылыш вакытында Кораллы Көчләр сафына чакырылучы егетләр сәхнәгә күтәрелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Безнең өстәмә

Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне район мәдәният сарае һәм балалар сәнгать мәктәбе әзерләгән музыкаль һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук, традиция буенча, чарага килүчеләрне Юнармиячеләрнең төз сафлары һәм кадет мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев